Ә син дөрес җавап бирә аласыңмы?

  1. Бөтен татар өендә бар. Үзе дөньяда бер генә.
  2. Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана?
  3. Кое төбендә нәрсә бар?
  4. Җирнең уртасында ни бар?
  5. Кәҗәнең башында нәрсә бар?
  6. Шәһәрдә бар, авылда юк. Кешедә бар, адәмдә юк.
  7. Барда юк, юкта бар.
  8. Казанның уртасында ни бар?
  9. Урманда бар, кырда юк, Мунчада бар, өйдә юк.
  10. Көн белән төн уртасында нәрсә бар?
  11. Күлдә бар, елгада юк, Үрдәктә бар, казда юк
  12. .Яңгыр яуганда куян нинди куак төбендә утыра?
  13. Сыерда бар, атта юк, Сарыкта бар, эттә юк.
  14. Нинди шәһәр суда йөзә?
  15. Алма дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул, балалар?
  16. Чарлак кайчан кош була?
  17. Азиядәге бер тауның исемен алам: беренче иҗеге — әйбернең төсен белдерә, икенче иҗеге — йорт хайванының исеме.
  18. Нинди сүздә алты «н» бар?
  19. Беренче иҗеге — боерык фигыль; Икенче иҗеге — атау җөмлә; Икесе бергә — кыйммәтле металл исеме.
  20. Бер иҗеген ал умартадан, Икенчесен эзлә партадан; Бергә кушкач, кем була дисәң? — Уйлап кара: мин ярам, кисәм.
  21. «Й» белән башласаң — әйберләрне саклый, «Т» белән башласаң — җәнлек ауларга ярый.
  22. Кара дисәң, карамый, Ак дияргә ярамый.
  23. Күлмәкне икегә аерсаң, нәрсә килеп чыга?
  24. Минем белән ул адаш: Мин — яз ае, ә ул — аш.
  25. Аш пешерер алдыннан иң беренче кәстрүлгә ни саласың?
  26. Ач карынга ничә йомырка ашап була?
  27. Урман белән тау арасында нәрсә бар?
  28. «3» белән башлап — Татарстандагы елга; «X» белән башлап — кеше исеме; «Ч» белән башлап — үсемлек; «Җ» белән башлап — елның бер вакыты.
  29. Күл буенда шаулармын, «Ш» белән мине язсаң; Ат муенында булырмын, «Т» белән алыштырсаң; Ул урынга «Р» куйсаң, Кисә аласың токмач; «Л» белән кырда калам, Игенне урып-җыйгач.
  30. Беренче кисәге — сыеклык, икенче кисәге — Татарстандагы елга, кушып укыганда — табигать күренеше.
  31. Беренче иҗеге — хайван, Икенче иҗеге — боерык фигыль, Икесе бергә — кош исеме.
  32. Исеме ике сүздән кушылган. Беренчесе — җир йөзендә иң күп бер нәрсә, икенчесе — кечкенә бер хайван; икесен бергә җыйганда, өен үзе белән йөртә торган бер хайванның исеме чыксын.
  33. Башы — «т», койрыгы — «н», дошманы — «м». Ул нәрсә?
  34. Көн белән төн бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?
  35. «У» белән язсаң, тау була, «А» белән язсаң, диңгез була.
  36. Өч дигәндә — ике була, «Ике» дигәндә — өч була.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

двенадцать − девять =