Мәкаләләр

Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы,
ТР МҮИ татар теле һәм әдәбияты
кафедрасы мөдире;
Зиннәтуллин Раиф Кәримулла улы,
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты

 

 

Тәнкыйди фикерләү технологиясе
Бу технологиянең актуальлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
1 Белем бирүдә формализмнан һәм авторитар стильдән котылу;
2 Укучының иҗади потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру.
Максатлары:
1 Укучыларның интелектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү;
2 Мөстәкыйль фикерләүнең төрле типларын кулланышка кертү;
3 Укыту һәм танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр
системасын булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә
ярдәм итү.
Бурычлары:
1 Укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру;
2 Укучыны креатив эшчәнлеккә тарту;
3 Белем бирү һәм тәрбия процессын оптимальләштерү һәм белем алуга
уңай омтылыш булдыру.
Тәнкыйди фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора:
1 Өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту;
2 Төшенү (аңлау);
3 Рефлексия.
Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки
проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү,
гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.
Төшенү этабында укучы үзе өйрәнә торган материал буенча яңа
мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәренә
бәйли, тулыландыра.
Рефлексия этабында укучы өйрәнелгәннәрне бербөтен итеп күзаллый,
аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер
йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте
формалаша.
Тәнкыйди фикерләү технологиясенең яңалыгы – аның ысулларында,
ягъни иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыруында.
Татар теле, әдәбияты дәресләрендә кластер, синквейн, “алты эшләпә”,
инсерт һәм “кәрзин”ысулларын кулланып була. Һәр дәреснең үзенчәлеге бар,
шуңа бәйле рәвештә укытучы бу ысулларның иң отышлыларын сайлап ала.
Мисал өчен инсерт ысулы, ул укучыга укыганны аңларга ярдәм итә һәм,
гадәттә, дәреснең икенче этабында кулланыла. Бу ысулны икенче төрле
“текстны тамгалау” дип тә атыйлар. Иң элек укучыларны текстны тамга кую
билгеләре белән таныштырып чыгаргы кирәк, чөнки аларга үзләре укый
торган текстның кырыена (поляга) тамгалар куеп барырга туры киләчәк.
Аларга аңлатма:
“V” тамгасын укучы тексттагы мәгълүмат белән күптәннән таныш
булган очракта куя. Ул моны белә.
“+” тамгасын укучы үзенә таныш булмаган яңа мәгълүматны очратканда куеп бара.
“-“ тамгасын укучы текстта очраган мәгълүматның үзе моңарчы беләм
дип йөргән фикер белән туры килмәвен күргәч куя.
“?” тамгасы белән укучы таныш булмаган мәгълүматны билгели. Ул
моны белергә теләвен күрсәтә.
Бу ысулны куллануның уңышлы ягы шунда, укучы текстны пассив
укымый, ә белергә, аңларга теләп, игътибар белән укый. Бу ысулны татар
теле дәресләрендә изложение, сочинение-фикерләмә язарга өйрәткәндә,
имтиханнарга әзерләгәндә куллану да уңай нәтиҗәгә китерә.
Мисал.
6нчы сыйныф.
“Алмашлык төркемчәләре” темасын өйрәнгәндә бу ысулны кулланып
була.
Алдагы сыйныфларда һәм дәресләрдә өйрәнелгәннәрне
искә төшергәннән соң, укучыларның, гадәттә, алмашлыкларның 2 төркемчәсе
турында күзаллаулары барлыгы ачыклана: зат алмашлыклары,сорау алмашлыклары.
Башкаларын белү өчен һәм шул ук вакытта алдагы дәресләр
материалын өйрәнүгә юнәлеш бирү максатыннан укучыларга алмашлык
төркемчәләре турындагы дәреслектәге кагыйдә инсерт ысулы белән укытыла.
Сыйныф белән бу материал тикшерелә. Аннары шул тамгаларга таянып дүрт
баганадан торган таблица тутырыла. Таблицага тексттагы мәгълүматлар
кыскача гына язып куела. Алдагы дәресләрдә укучылар бу таблицаны
тулыландырып баралар. Шулай итеп, укучының элек алган белемнәре өр-яңа
мәгълүматлар белән тулыландырыла.
Әдәбият дәресләрендә шулай ук инсерт ысулын куллап була. Мәсәлән,
әдипләрнең тормыш юллары һәм иҗатлары турында дәреслекләрдә белешмә
бирелә. Кайбер әдипләр укучыларга башлангыч сыйныфлардан ук таныш,
шуңа күрә мондый темаларны өйрәнү барышында инсерт ысулы бик уңай
нәтиҗәгә китерә. Алтынчы сыйныфларда М. Җәлил иҗаты өйрәнелә, әлбәттә,
герой-шагыйрь турында укучылар инде башлангыч сыйныфлардан ук беләләр.
Дәреслектәге мәгълүматны укучылар тамгалар белән билгеләп баралар,
схемага тутыралар һәм үзләре үк нәтиҗә ясый алалар. Инсерт ысулының
тагын бер уңай ягы булып укучыларның үзләрендә булган белемнәрне башка
укучыларныкы белән чагыштыру мөмкинлеге тора, аларда “Ни өчен кемдер бу
мәгълүматны белә, ә миңа ул таныш түгел? Белемнәремне ничек арттырып
була?” кебек сорау туарга җирлек була, шулай итеп, теманы өйрәнүнең
мотивациясен арттыра. Шулай итеп, Инсерт ысулы текстны кат-кат
анализларга, фикерләү күнекмәләрен үстерергә, иң катлаулы мәгълүматны да
җиңел һәм яхшы итеп хәтердә калдырырга ярдәм итә.
Тәнкыйди фикерләү технологиясенә караган “Кәрзин”, “Синквейн язу”,
“Алты эшләпә”, кластер ысуллары укучыларны фикерне ялгыш әйтүдән
курыкмаска, мөстәкыйль фикер йөртергә, аны дәлиләү күнекмәләренә
өйрәтә.
Тәнкыйди фикерләүне үстерә торган технологияләргә Блум
таксономиясе керә. Аны Блум ромашкасы, Блум кубигы дип тә йөртәләр.
Блум таксономиясе ул – педагогик максатларны классификацияләү
варианты. Таксономия 1956нчы елны Бенджамин Блум җитәкчелегендә бер
төркем АКШ галимнәре тарафыннан тәкъдим ителә. Икенче төрле әйткәндә,
Блум таксономиясе – белем бирүнең уңышлылыгын бәяләү методикасы. Уку
максатының төп категорияләре түбәндәгечә билгеләнә; белем, аңлау,
куллану, анализ, синтез, бәяләү. Блум таксономиясендә терәк фигыльләр:
Белем: ачыкла, билгелә, истә калдыр, яз, исемлек төзе. Бу дәрәҗәдә ма-
териал кабатлана, мәгълүмат бирелә. Укучы сөйли, күрсәтә, исемлек төзи
белә, аерып ала.
Аңлау: аңлат, фикер алыш, формалаштыр, сурәтлә, кабатла. Аңлау
дәрәҗәсендә материалның мәгънәсенә төшенә. Укучы сурәтли, билгеләрен
ачыклый, башкача формалаштыра, аңлата.
Куллану: күрсәт, чагылдыр, интервью ал, бастырып чыгар. Охшаш си-
туациядә куллана ала. Укучы төшенчәләрне яңа ситуациядә куллана, чишә,
практик ситуациядә теорияне, законнарны файдалана.
Анализ: интерпретация, обзор яса; аңлат, эзлән, сораулар бир, төзе. Бу
дәрәҗәдә элементлар, структура ачыклана. Укучы анализ ясый, тикшерә,
эксперимент үткәрә, оештыра, чагыштыра, үзенчәлекләрне билгели, аерым-
лыкларны таба.
Синтез: иҗат ит, булдыр, оештыр, прогноз яса, төзе, тудыр, тәкъдим ит,
уйлап тап. Бу дәрәҗәдә элементларны, структураны үзгәртә ала. Укучы төрле
планнар төзи, тирәнтен тикшерә, камилләштерә, үстерә, төрле өлкәдәге
мәгълүматны куллана, сочинениеләр яза, төрле экспериментлар үткәрә.
Бәяләү: нәтиҗә чыгар, йомгак яса, бәялә, төзәт, прогноз яса, чамала, ре-
дакцияләп чык. Бу дәрәҗәдә критерийларга нигезләнеп, чагыштырып бәя
бирә. Укучы аргументлар китерә, үз фикерен яклый һәм дәлилли, исбатлый,
прогноз ясый.
Әдәбият дәресләрендә текст белән эшләгәндә дә Блум таксономиясен
нәтиҗәле кулланып була.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

3 × три =