Мәкаләләр

Тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнары

Рәзинә МӨХИЯРОВА,

Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты, филология фәннәре кандидаты

 

 

XXI гасыр – компьютер заманы. Мәгълүмат бик күп, шуңа да һәр кеше үзенең шәхси тормышына, һөнәренә кирәклесен аерып ала белергә тиеш. Шәхесне үстерү, аның фикерләвен заман таләпләренә яраклаштыру, дөньяны дөрес итеп кабул итәргә өйрәтү – укытучының мөһим бурычы. Куелган максатка ирешүдә эшчәнлеккә корылган (деятельностный подход) [1] технология ярдәмгә килә. Бу технологияне кулланганда, дәрестә бала белемне әзер килеш кенә алмый, үзенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә (билгеле, укытучы ярдәме белән) эзләп таба.

Эшчәнлеккә корылган мөнәсәбәтнең бер формасы булган тәнкыйди фикер йөртү (критическое мышление) [2] технологиясе балаларда кызыксыну, тикшеренү эшләнлеген үстерә. Дәрес вакытында укучылар темага кагылышлы сораулар куеп, ул сорауларга җавапны үзләре эзлиләр. Аларның үз фикерләре, үз карашлары формалаша, укучылар үзләренең хаклы икәнен исбатларга өйрәнәләр. Татар теле дәресләрендә грамматик категорияләрне модельләштерәләр, ягъни график мәгълүмат (графическая информация) барлыкка китерәләр. Бу модельләрне балалар дәрестә чыгыш ясаганда да файдаланалар.

Тәнкыйди фикерләү 3 этаптан тора [1].

I этап: Чакыру (“Вызов”). Бу этап – элек өйрәнгәннәрне актуальләштерү, тема белән кызыксындыру һәм яңа мәгълүмат алуга этәргеч биреп, укучыга үз максатын формалаштырырга булышу, ягъни әзерлек этабы.

Бу этапта төрле схемалар, таблицалар, дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар, проблемалы сораулар тәкъдим итәргә мөмкин.

II этап: фактларны аңлап төшенү (“осмысление”). Бу этапта укучы текст белән эш итә. Уку барышында, кирәк булса, таблица, схема, план төзи. Бу очракта текст сүзе киң мәгънәдә кулланыла, ягъни ул язма текст та, укытучы сөйләме дә, видеоматериал да булырга мөмкин. Икенче этапта яңа мәгълүмат кабул ителә, укучы куйган максатына төзәтүләр кертә. Дәреснең бу өлешендә тема белән кызыксынуны көчәйтү, яңа мәгълүмат алуга этәргеч биреп, “иске” белемнән “яңа” белемгә килергә ярдәм итү күзаллана. Монда маркер белән төрле тамгалар куеп уку күздә тотыла. Мәсәлән, кәгазь читенә шартлы билгеләр: “!”, “+”, “-“, “?” куела. Шулай итеп, I этапта куелган сорауга җавап эзләнелә.

III этап: “рефлексия”, ягъни уйлану нәтиҗәсендә яңа белем туу этабы. Бу этапта укучының киләчәктә, ягъни алдагы дәресләрдә белем алу өчен яңа максаты да барлыкка килергә тиеш.

Рефлексия стадиясендә укытучы балаларны баштагы язмаларга, фаразларга яңадан кайтарып, кирәк булганда үзгәрешләр кертер өчен, иҗади, тикшеренү биремнәре тәкъдим итә. Укучылар “яңа” һәм “иске” мәгълүматларны чагыштырып карыйлар, таблицалар, схемалар да төзиләр, төрле күренешләр арасындагы бәйләнешне күзәтәләр, сорауларга җавап бирәләр, бәхәсләшәләр, иҗади эшләр башкаралар, теманың аерым өлешләрен тикшерәләр.

Хәзер татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләүнең кайбер алымнарын карап үтик.

Чакыру стадиясе.

Бу этапта укытучы укучыларга дәрестә өйрәнелергә тиешле тема буенча белгәннәрен исләренә төшерергә этәргеч бирә. Балаларның җавапларын модельгә салырга, схема, таблица итеп төзергә ярдәм итә. Мәсәлән, кластер төзү (уртада тема, аның тирә-ягында кирәкле грамматик тәшенчәләр…). Исем темасын өйрәнгәндә, кластер алымын куллануны карап үтик. Исем VI сыйныфта өйрәтелә. Билгеле, бу теманы балалар инде башлангыч сыйныфтан ук беләләр. Уртага түгәрәк сызабыз һәм “исем” дип язабыз. Балалар әйткән мәгълүматны тактага терки барабыз.

Беренчел кластер барлыкка килде.

Аннан соң алынган мәгълүматны бер тәртипкә салырга, ягъни саннар куярга, кирәк булса, берләштерергә, нәрсәдер өстәргә тәкъдим итәбез.

Шулай итеп, икенчел кластер барлыкка килә

VI сыйныфта “ Исем” темасы өйрәнелеп беткәч, аның турында яңа мәгълүматлар туплангач, бу кластерга кире кайтып, гомумиләштерү-кабатлау этабында яңадан эшкәртеп, үзгәртеп төзибез

Исемнең аергыч та булып килүен исбатлап, аның җөмләнең теләсә кайсы кисәге булу мөмкинлеге турында нәтиҗә чыгарабыз. Балалар схема сызарга, таблица төзергә бик яраталар, шуңа күрә мондый эшләрне теләп башкаралар.

Фактларны аңлап төшенү стадиясе.

Бу этапта яңа материалны өйрәнү оештырыла. Моның өчен төрледән-төрле метод-алымнар кулланыла. Мәсәлән: укытучы сөйләме, индивидуаль, парлап, төркемләп уку, видеоматериал карау һәм башкалар.

Балалар биремнәр үтиләр, яңа материалны үзләштерәләр, элек белгән мәгълүмат, белем, тәҗрибәләре белән чагыштыралар. Игътибарларын килеп туган сорау һәм каршылыкларга юнәлтәләр. Каршылыкларны чишү, сорауларга җавап табу өчен, яңадан-яңа алымнар тәкъдим итәргә мөмкин. Мәсәлән инсерт методы.

Инсерт – фикерләп, нәтиҗәле итеп уку өчен интерактив система, ягъни укыганда маркер белән тексттагы мәгълүматны бүлгәләү алымы. Мәсәлән: “!” – билгеле мәгълүмат, “– “ – каршылык, “+” – кызыклы, “?” – ачык түгел, җавабын эзләү.

Бу алымны “г, к тартыклары” мисалында анализларга мөмкин.

Башта текстны мөстәкыйль рәвештә укып, тамгалап чыгарга кушыла. Мәсәлән, “!” – моны белә идем, “+” – минем өчен яңалык, “– “ – миндә икеләнү тудыра, “?” – сорау, аңлашылып бетмәде. Иң кирәкле дип саналган тамгаларны таблицага да күчерергә мөмкин.

 

 

“!” (белә идем)

 

“+” (яңалык)

 

 

“?” (аңламадым)

К, г – тартык авазлар.

 

К, г – тартык авазлары калын һәм нечкә булалар.

 

К- саңгырау тартык.

 

Г – яңгырау тартык.

[к] һәм [г] – тел арты тартыклары.

 

[къ] һәм [гъ] – кече тел тартыклары.

 

[къ] һәм [гъ] авазлары рус телендә юк.

 

[к] һәм [г] авазлары татарның үз сүзләрендә дә, алынмаларда да булалар.

 

Мәкаль, игътибар, игълан сүзләренең язылышы.

 

“Нечкә” (тонкие) һәм “калын” (толстые) сорауларга җавап бирү күнекмәләре дә балаларны фикерләргә өйрәтә [ 2 ].

“Нечкә” сораулар дип конкрет, бертөрле генә җавап көтелгәннәрен, ә “калын” сораулар дип, төрлечә җавап көтелә торганнарын атыйбыз. Бу алымны бәйләнешле сөйләм үстерү өчен, төрле сыйныфларда теләсә нинди текстны өйрәнгәндә кулланырга мөмкин. Мәсәлән, 5 нче сыйныфта “Балык тоту” текстын түбәндәгечә анализларга була.

                                    Балык тоту.

Әтисе белән бергәләп Таҗи балык тотарга барды.

Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Мондый вакытта балыкны яхшы чиртүе һәркемгә билгеле. Таҗи ялтырап торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вакытның үтүе дә сизелми. Әнә кояш та күтәрелеп килә. Балык та эләкми башлады. Кинәт эллә кайдан җил чыкты. Утлы камчысы белән яшен сызып үтте, күк күкрәде. Чиләкләп яңгыр яварга тотынды.

         

          Тонкие ? (нечкә)

 

 

Толстые ? (калын)

    Хикәядә сүз нәрсә турында бара?

—         көннең кайсы вакыты?

—         ни өчен бу вакытта балыкка  килгәннәр?

—         нинди балыклар эләгә?

—         каян җил чыкты?

—         яшен нинди?

—         яңгыр ничек ява?

   Табигатьтә ял итү сезгә нәрсә бирә?

—         табигать кочагында ял итәргә яратасызмы?

—         арагызда балыкчылар бармы?

—         табигатьтә нәрсә эшләргә яратасыз?

—         табигатьтә ял итүнең нәтиҗәсе нәрсәдә күренә?

—         табигатьтә ял иткәндә, үзеңне ничек тотарга кирәк?

 

 

Рефлексия стадиясе.

Еш кына дәресләрдә балаларның теманы аңлау- аңламавын ачыклар өчен вакыт җитми кала.

Тәнкыйди фикерләү методикасы укытучыга бу яктан ярдәмгә килә. Бу методиканы кулланганда, уку һәм язу күнекмәләре аша үзеннән- үзе рефлексия, ягъни тикшерү эшләре алып барыла, чөнки нинди генә эш төрен алып барсалар да, укучылар үз эшчәнлекләрен анализлыйлар, куйган максатларына ирешү- ирешмәүләрен тикшерәләр, килеп чыккан каршылыкларны чишәргә тырышалар.

Рефлексия этабында балалар яңа мәгълүматларны бер системага салалар, элек белгәннәрен искә төшереп чагыштыралар. Алар, беренчедән, материалны график формага китергәндә , мәгълүматны сайлап алу, иң кирәклесен билгеләү күнекмәләре формалаштыралар.

Икенчедән, мәгълүматларны үз сүзләре белән бирергә – формалаштырырга, мөстәкыйль рәвештә грамматик категорияләр арасында бәйләнеш урнаштырырга өйрәнәләр.

Рефлексия этабы тәнкыйди фикерләү күнекмәсе үсүгә этәргеч бирә.

Бу этапта укытучы башта әйтелгән, язылган язмаларга укучыларны кире кайтарып, үзгәртүләр кертү тәкъдиме белән чыга. Практик биремнәр яңа өйрәнгән мәгълүматка таянып, тикшереп, иҗади рәвештә башкарыла.

Рефлексия этабында яңа мәгълүматны схемалар, таблица, диаграмма, кластер, иҗади эшләрдән синквейн, эссе, хат, сочинение язу формасында бирү күзаллана.

Мәсәлән, бу алымнардан синквейн  дигәне татар теле дәресләре өчен ятрак.

Синквейн – француз сүзе “cing” – биш дигәнне аңлата. Биш юл бер эзлеклелектә пирамида кебек урнаша.

Аны язу тәртибе:

Беренче юл – теманы бер сүз белән язу.

Икенче юл – теманы ике сыйфат белән белдерү.

Өченче юл – өч фигыль белән эш- хәлне күрсәтү.

Дүртенче юл – 4 сүзле фраза. Канатлы сүз, фразеологик әйтелмә дә булырга мөмкин. Ул темага авторның мөнәсәбәтен белдерә.

Бишенче юл – ассоциация, теманың синонимы (гадәттә исем белән белдерелә).

Сыйфат фигыль темасы өчен синквейнның түбәндәге формасын тәкъдим итәргә мөмкин:

  1. Фигыль.
  2. Сыйфаттай, фигыльдәй.
  3. Өстәлә, ачыклый, белдерә.
  4. Эш- хәлне предметның билгеседәй белдерә.
  5. Сыйфатлаучылар.

Тәнкыйди фикерләү технологиясенең төп үзенчәлеге – белемеңне үзеңнең шәхси эшчәнлегеңә таянып формалаштыру.

Татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану – белемнең сыйфатын яхшырта, логик фикерләү, образлы сурәтләү сәләтен үстерә.

Эшчәнлеккә корылган технологиянең барлык дидактик принциплары тәнкыйди фикерләү методикасына килеп керә.

Укучылар, аңлап, үз эшчәнлекләрен оештыралар, максат куеп, аны тормышка ашырырга тырышалар, үз эшчәнлекләренең нәтиҗәсен анализлыйлар.

Тәнкыйди фикерләү технологиясе укучыларда мәдәни кыйммәтләр формалаштыра, ана теленә мәхәббәт, бер- береңә ярдәм итү хисе тәрбияли.

 

Әдәбият.

  1. Душина И. В. Методика и технология обучения: Пособие для учителей и студентов пед. институтов и ун- в. – М.: ООО Издательство “Астрель”, 2002.
  2. Загашев И. О., Заир- Бек С. И. Критическое мышление: технология развития. – СПБ: Издательство “Альянс” Дельта”, 2003.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

1 × два =