Мәкальләр һәм әйтемнәр.

  • Атаң-анаң — чын дусың,

Дус-ишләрең — юлдашың.

  • Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!
  • Аю да баласын «йомшагым» ди.
  • Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.
  • Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.
  • Ана дигән хәзинә.
  • Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.
  • Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.
  • Әнкәм йорты алтын бишек.
  • Туган ана бер, туган Ватан бер.
  • Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.
  • Акыллының теле күңелендә,Тиленең акылы телендә.
  • Акылы кысканың теле озын.
  • Ана баланы ике кат тудыра:Бер кат — тән биреп! Икенче кат — тел биреп!
  • Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.
  • Бик татлы булма кабып йотарлар,Бик ачы булма — төкереп ташларлар.
  • Аягы пычрак — өй пычратыр,Теле пычрак — кеше пычратыр.
  • Берәүнең кулы эшли,Икенченең теле эшли.
  • Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,Иң ачы нәрсә дә — тел.
  • Иле барның теле бар.
  • Иң татлы тел — туган тел,Анаң сөйләп торган тел.
  • Күңеле турының теле туры.
  • Оста барда кулың тый,Белгән барда телең тый.
  • Сөяксез тел ни димәс.
  • Сүз бер көнлек, тел гомерлек.
  • Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.
  • Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгән коры калыр.

  • Телең белән күңелеңне бер тот.
  • Телең белән узма,Белем белән уз.
  • Тел күңелнең көзгесе.
  • Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!
  • Теллеләр халык булган,Телсезләр балык булган.
  • Телләр белгән — илләр белгән.
  • Тылмач үз җавабын үзе табар.
  • Телне тешләп өзеп булмый,
  • Тел ташны эретә.
  • Тәмле дә тел,Тәмсез дә тел.
  • Туган телем — үз телем,Туган илем — үз көнем.
  • Агач беленә җимешеннән,Адәм — кыланмышыннан.
  • Башта холык тап, аннан гыйлем.
  • Иркенлек турылыкта,Күркәмлек холыкта.
  • Кешене беләсең килсә, холкына кара,Баланы беләсең килсә, уенына кара.
  • Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.
  • Күркәм кием — тән зиннәте,Күркәм холык — җан зиннәте.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

восемь + шестнадцать =