Сочинение-фикерләмә

 Укытучы олы юл башың,

Күзләреңне ачкан кояшың.

 

Укытучы… Көн дә кулланыла торган,  җиде генә хәрефтән торган гади бер сүз. Без шушы төшенчә  белән бик еш очрашабыз. Балалар бакчасына йөргәндә үк, укытучы сүзе миңа таныш иде, аның кем булуын бик яхшы итеп  сөйләп бирә ала һәм белә идем.  Ә бүген, үз-үземә: “Кем соң ул укытучы?”,-дигән сорау биргәч, мин югалып калдым. Чынлап та, гомумән, кем соң ул?  Ә шәхсән минем өчен? Аны ничек атарга була? Хәзерге тәҗрибәмнән чыгып, бу сорауларга җиңел генә җавап биреп булмый икән шул. Алай да, шушы язмамда  җавап табарга тырышырмын мин.

Укытучы сүзен төрлечә аңлатырга мөмкин. Ул әйдәп баручы мөгаллим дә, тугры дус, белем бирүче остаз, юл күрсәтүче маяк, тиңләшеп булмастай йолдыз да, кайсыбер вакытта, хәтта,  хөкемдар да була белә.  Әйе, укытучыны төрле исемнәр белән атап була. Минем өчен, беренче чиратта, укытучы ул — белем бирүче остаз. Ни өчен шулай дисәгез, үзебезнең ак алъяпкычлар тагып, үз башыбыздан да зуррак булган тасмаларны чәчләребезгә бәйләп, беренче тапкыр мәктәпкә юл тотуыбызны искә төшерегез әле. Хәтерлисезме?

Үз гомеремдә беренче “Белем” бәйрәме… Бөтен җирдә музыка яңгырый, кемдер бик матур итеп, тырышып шигырь укый, котлаулар ишетелә. Кеше шулкадәр күп: бәйрәмчә киенгән укучылар, укытучылар, кунаклар. Барысы да шат. Мин генә шушы бәйрәмнән читтә калган кебек. Чәчәк бәйләме тоткан уч төбем дулкынланудан юешләнгән, кечкенә йөрәгем чабыш атыныкы кебек тыпырчына, үзем, һаман як-ягыма каранып,   әнине эзлим. Кая алып килде ул мине? Кемгә калдырып китәр? Шулвакыт, яныма мөлаем йөзле, ягымлы карашлы Остазым килде. Бер-ике сүз әйтеп,  чуалган хисләремне тынычландырды, кулымнан җитәкләп, мәктәпкә генә түгел, белем дөньясына алып керде.

Дөресе дә шулай, мәктәп бусагасын атлап кергәнче, нәрсә белә идек соң без? Белем бирүче остазыбыз башта  хәрефләр белән таныштырып , үз исемебезне язарга өйрәтте. Хәзерге вакытта кайчандыр дөрес итеп каләм дә тота белмәгән кулларыбыз белән озын-озын мәкаләләр, әсәрләр яза, әллә нинди акыллы фикерләр белдерә алабыз.

Ә математика иленә сәяхәтне ничек оста оештырды ул! Саннар җыелмасын, тапкырлау таблицасын шундый кызык итеп аңлата белде, сыйныфымның кайсыбер егетләре шуңадыр бу юнәлештән китте, математиканы тирәнтен өйрәнүгә чумдылар.  Боларга барысына да белем бирүче остазыбыз төшендерде бит. Шуңа күрә, минем өчен, беренче чиратта, укытучы ул – белем бирүче остаз. Менә шушы юлларны яздым да, тагын уйга калдым. Укытучыны белем бирүче остаз  дип кенә билгеләсәм, аның эшләгән эшен, кылган гамәлләрен азайтам кебек. Әйе, ул остаз, әйе, ул белем бирә, ләкин, шул ук вакытта, укытучы бит юл күрсәтүче маяк та булып тора. Ул бит – безгә тормыш юлыбызны сайларга ярдәм итүчеләрнең берсе.  Моңа мисал итеп, әдәби әсәрләрне дә китерергә була. Мәсәлән, Ч.Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәре генә дә ни тора! Әгәр дә Дүшән исемле гади авыл укытучысы булмаса, Алтынайның тормышы нәрсә белән тәмамланасын күзаллау бер дә читен түгел. Бер укытучы үз көче, үз ышануы белән шушы кызчыкны явыз тормыш тозагыннан коткарып кала,   маяк шикелле аның язмышына нур өсти, яктыга илтә. Белүебезчә, моның нәтиҗәсе дә була. Алтынай укый, белем ала, мөгаллиме тапшырган очкынны сүндермичә, тормыш юлыннан алып бара, галим дәрәҗәсенә күтәрелә, башкаларга да шушы яктылыкны өләшә. Димәк, чынлап та, укытучы юл күрсәтүче маяк булып килә. Үз тормышым белән дә моны исбат итә алам.

Үземнең 9-10 нчы сыйныфларда укыган чагым. Кайчандыр әнине җитәкләп, беренче сыйныфка килгәндә  югалып калган  кечкенә кызчык түгелмен хәзер. Буйга да тартылганмын, чибәрлегем дә юк түгел, үткенлегем дә әзрәк сизелә. Белем граниты инде күп “кимерелгән”, бөтенесен беләм, бөтенесен дә аңлыйм кебек тоела үземә.

Хәзер рус әдәбияты дәресе булырга тиеш. Кыңгырау шалтырады, сыйныфташларым, шау-гөр килеп, үз урыннарына таралдылар.  Шулвакытны коридорда биек үкчәле түфли тавышы ишетелде. Сөйләшүләр шунда ук тынды. Без беләбез: бу безнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алия апа . Ул һәрвакыттагыча ишектән шак-шак басып елмаеп килеп керде.  Килеп керде дә  бөтен сыйныфны үзенә каратты. Тын да алмыйча, аны тыңлыйм. Мөгаллимем  М.Булгаковның бөек, шул ук вакытта сәер, “Мастер һәм Маргарита”романы белән таныштыра. Күңелемдә әллә нинди халәт: андагы образлар, символлар мине тәмам гаҗәпләндерде, сихерләде. Әлеге көндә дә, рус әдәбиятына караган бу – иң яраткан әсәрем.

Әйе, әдәбиятка мәхәббәт рус классиклары аша килде миңа. Шуннан әкренләп, татар әдәбиятына тартылдым, милли аһәңгә чумдым.  Ләкин әйтәсе килгән сүзем бу гына түгел иде. Укытучыны юл күрсәтүче маяк, дип билгеләгән идем бит. Шаккатып, укытучымны тыңлаганда, үземнең дә укытучы булырга теләгем уянмадымы икән? Минем дә бит шундый итеп дәрес бирәсем, бөтенесен үземә каратасым, шуның белән беррәттән, әдәбиятның гүзәллеген, нәфислен укучылар күңеленә саласым килгән иде. Шуңа күрә  укытучы минем өчен юл күрсәтүче маяк булып килә.

Ул яндырган ялкын мине Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультетына алып килде, шушы ут минем киләчәгемне билгеләде, барасы юлымны яктыртты. Хәзерге көндә дә укытучы-маягым кабызган ут дөрли әле минем күңелемдә. Шушы ут укучыларымны татар дөньясының мәшһүр әдипләре, әдәбиятының сокландыргыч әсәрләре белән таныштырырга этәрә мине. Үзем дәрес алып барам, үзем балаларның күзләренә карыйм. Кайчандыр минем күңелемдә укытучым кабызган маяк яктылыгын минем үз укучыларымның йөрәкләрендә кабызырга сәләтем җитәрме? Аларга дөрес юлны яктырта алырмынмы?

Димәк, укытучы минем өчен ул – юл күрсәтүче маяк.  Әмма бу чагыштыру да бик тулы түгел әле. Укытучыны шулай ук кояш белән дә тиңләштерер идем мин. Әйе, килешәм, бу бик бәхәс тудыра торган фикер булыр, алай да мин шушы сүземне кабатлыйм: укытучы – кояш. Ни өчен дисәгез, хәзер дәлилләр китереп, сүземне исбатларга тырышырмын.

Укытучы сыйныфка килеп керү белән, шушы кабинетның үзәгенә әйләнә. Барлык балалар да сораулы карашлары белән , җавап көтеп, аңа төбәләләр.  Ул – алар өчен кояш, ул – алар өчен мәктәпнең яктылыгы, җылылыгы. Чынлап та, укытучыдан башка мәктәпне күз алдына да китереп булмый бит!

Һәрбер һөнәр иясен диярлек алыштырып була.  Хәзерге көндә роботлар операцияләр дә ясыйлар, сату-алу эшендә дә катнашалар, завод-фабрикаларда яртысыннан күбрәк эшне башкаралар.  Әмма мәктәптә роботлар укытучыны алыштыра алмаячаклар. Ни өчен, дисезме? Аларга компьютер куелган, күпме белем тупланган, диярсез, бер укытучының да, хәтта иң акыллысының да, башында шулкадәр мәгълүмат туплана алмый, дип бәхәсләшерсез.  Әйе, сезнең сүзегез дә дөрес булыр. Әмма бала өчен белем генә җитми шул. Аңа җылылык та,  укытучының ягымлы карашы да, елмаеп, дәртләндереп җибәрүе дә кирәк. Укытучы  үз нурлары, үз җылылыгы белән, яшь үсентене иркәләгән кояштай, һәрбер баланы күрә, тыңлый, җан кичерешләрен аңлый, ничек ярдәм итәргә кирәклеген чамалый, алга барырга көч бирә, үзенә генә хас сәләтен ачарга булыша, укучыга үсәргә мөмкинчелек тудыра.

Сүземне йомгаклап шуны әйтер идем: әгәр дә безең тормышыбызда шундый кояштай укытучы булган икән, без бик бәхетле. Бу сочинениенең темасы да юкка гына шулай дип аталмаган бит. “Укытучы-олы юл башың, күзләреңне ачкан кояшың.”  Әйе, минем укытучыларым — белем бирүче остазларым да, юл күрсәтүче маяк та, җылы карашлары белән алга әйдәүче якты кояш та булдылар.

Ә бүгенге көндә мин үзем укытучы булып эшлим. Мин шушы сыйфатларга лаекмы соң? Белмим, анысы турында әйтә алмыйм, бары тик минем укучыларым гына андый фикерне җиткерә алачаклар. Әмма балалар күңеленә җылылык, игелеклелек, татар теленә, татар әдәбиятына, милләтебезгә карата ихтирам орлыклары сала алганмын икән, димәк, мин үз максатыма күпмедер дәрәҗәдә ирешкәнмен. Укучыларымның  барасы юлын яктыртканмын. Р.Фәхреддин бу эштә мөгаллимнең вазифасын шулай билгели: “Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләүдер. Фәкать гыйлем

өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки балаларның күңелләренә Алланы

сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт,

инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек

яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү

булачактыр.”

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

5 − три =